Өянкеләр саный чакрымнарны, 
Колач җәя миңа каеннар. 
Әй, авылым, очып кайтам сиңа, 
Бәхет хисләрендә коенам. 
Йөгерә-йөгерә тау астына төшәм, 
Чишмәләрдә иренем чылатам. 
Ә кичләрен тальян гармун тартып, 
Әнкәй, сине тагын елатам. 
Искә төшер узган яшьлегеңне, 
Оныт, әнкәй, оныт картлыкны... 
Син бу җирдә хәсрәтне күп күрдең, 
Татып калчы бераз шатлыкны. 
Йөгерә-йөгерә тау астына төшәм, 
Чишмәләрдә иренем чылатам. 
Ә кичләрен тальян гармун тартып, 
Әнкәй, сине тагын елатам. 
Өянкеләр саный чакрымнарны, 
Боегып кала таныш каеннар... 
Авылыма очып кайтсам да мин... 
Китүләре бигрәк кыен ла. 
Йөгерә-йөгерә тау астына төшәм, 
Чишмәләрдә иренем чылатам. 
Ә кичләрен тальян гармун тартып, 
Әнкәй, сине тагын елатам