1. Мин кайчандыр сине югалтудан,
Уйларыма кереп югалдым.
Хисләремне, сине яратуны,
Бәллүр кебек диеп уйладым.
Куш-та: Бер-береңне югалтулар була,
Ялгышулар була кинәттән.
Ә ярату гомерлеккә кала,
Мәхәббәт ул китми йөрәктән.
Бер-береңне югалтулар була,
Ялгышулар була кинәттән.
Ә ярату гомерлеккә кала,
Мәхәббәт ул китми йөрәктән.
2. Көтмәгәндә сине югалтудан,
Ялгыш уйлар кергән күңелгә.
Күп вакытлар безне аерса да,
Яратам мин сине бүген дә.
Куш-та: Бер-береңне югалтулар була,
Ялгышулар була кинәттән.
Ә ярату гомерлеккә кала,
Мәхәббәт ул китми йөрәктән.
Бер-береңне югалтулар була,
Ялгышулар була кинәттән.
Ә ярату гомерлеккә кала,
Мәхәббәт ул китми йөрәктән.
3. Мәҗбүр итеп булмый йөрәгемне,
Хисләремне куа алмадым.
Бәллүр кебек диеп мәхәббәтне,
Ялгыш уйлавымны аңладым.
Куш-та: Бер-береңне югалтулар була,
Ялгышулар була кинәттән.
Ә ярату гомерлеккә кала,
Мәхәббәт ул китми йөрәктән.
Бер-береңне югалтулар була,
Ялгышулар була кинәттән.
Ә ярату гомерлеккә кала,
Мәхәббәт ул китми йөрәктән.
Ә ярату гомерлеккә кала,
Мәхәббәт ул китми йөрәктән.