1)Син булмасан мин дә булмас идем
Аңлыйм, әни, аңлыйм барысын.
Син бит миңа гомер бүләк иттең,
Гомердән дә кыйммәт ни бар соң?
Кушымта:
Шушы яшемдә дә сиңа, әни,
Мин һаман да бала шул инде.
Күпме тырышсам да, сиңа булган,
Бурычларым кала шул инде.
2)Син булмасаң мин дә булмас идем
Ә син, әни, шундый сөкемле.
Күпме генә рәхмәт укысам да,
Рәхмәтләрем җитмэс шикелле.
3)Син булмасаң мин дә булмас идем,
Ходай шулай кушкан күрәсең.
Син әле дә яшьләр кебек әни,
Күзләр генә тия күрмәсен.