Пар алмагачлар утырттык
Парлашкан көзебездә
Бәхетебезнең бер бильгесе
Булыр дип узебезгә
Пар алмагач чәчәк ата
Ямьле язлар иркендә
Парлы булу бәхетләре
Килсә икән һәркемгә
Кем уйлаган бәхетебез
Шулай тиз сулыр диеп
Алмагач гомереннән дә
Кыскарак булыр диеп
Пар алмагач чәчәк ата
Ямьле язлар иркендә
Парлы булу бәхетләре
Килсә икән һәркемгә
Инде һәр яз алмагачлар
Шаулап чәчәк аталар
Йөрәктәге араларны
Һәр язны яңарталар
Пар алмагач чәчәк ата
Ямьле язлар иркендә
Парлы булу бәхетләре
Килсә икән һәркемгә
Пар алмагач чәчәк ата
Ямьле язлар иркендә
Парлы булу бәхетләре
Килсә икән һәркемгә
Килсә икән һәркемгә