Пар балдаклар. Башкара: Золэйлэ
 1.Мәхәббәтне исбат итеп пар балдаклар кигәнсез, 
 Бер-береңә саф булырга
 Вәгъдәләрне биргәнсез. 
 Пар балдаклар насыйп булсын
 Берсен-берсе сөйгәнгә, 
 Бер-беренә туры карап
 “Без – тиң ярлар” дигәнгә. 
 Кушымта:
 Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә, 
 Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә. 
 Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә, 
 Берсен-берсе хөрмәт итеп яшәргә. 
 2.Пар балдаклар, җитәкләшеп 
 Гомер юлын үтегез,
 Җил-давыллар булмый калмас –
 Барына да түзегез. 
 Кулыгыздан пар балдаклар
 Бер үк төшә күрмәсен, 
 Йөрәкләрне өшетерлек язмыш җиле үтмәсен. 
---Кушымта шул ук.---
 Кадерле кәләш белән кияү!
 Чәчәк атсын, җимеш бирсен
 Мәхәббәт гөлләрегез!
 Бәхет белән балкып торсын
 hәрвакыт йөзләрегез!
---Кушымта шул ук.---
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,
Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә.