Җилфер-Җилфер җил исә
Җитен тамрын җил кисә
Егет үсә, кыз үсә
Ай, егет күңелен кыз өзә
Ай ли генәем бәлилүр генәем
Сары сандугачкаем да, кара карлыгачкаем
Иртән дә кил, кич тә кил
Тәрәзәмне чертә кил
Чертүеңнән танырмын да
Каршы чыгып алырмын
Ай ли генәем бәлилүр генәем
Сары сандугачкаем да, кара карлыгачкаем
Җилфер-Җилфер җил исә
Җитен тамрын җил кисә
Җилфер-җилфер җил искәндәй
Яшь гомер үтеп китә
Ай ли генәем бәлилүр генәем
Сары сандугачкаем да, кара карлыгачкаем