Чыңладың, гармун, моңландың, гармун,
Айлы кичләрдә тынмадың, гармун,
Үз итеп кенә сөйләдең безгә
Шул моңга кушып шатлыгың, зарың.
Әйтергә безгә оныттың бугай
Бу җирдә әле айрылу барын,
Ялгар идең син өзелгән моңны,
Кайда син, гармун, кайда син, гармун?
Кичләр дә җитә, айлар да калка,
Сагынып сине, дуслар да кайта.
Тик ятим күңел, өзелә үзәк
Яшьлек сердәшем гармуннан башка.
Язмышлар язган ачы сагышны
Таратыр иде синең тавышың,
Ник моңлы көйдә айрылды юллар,
Кайда соң гармун, кайда син, гармун?
Чыңласын гармун, моңлансын гармун,
Айлы кичләрдә тынмасын гармун,
Ярлар табышсын, парлар кавышсын,
Кайда соң гармун, кайда син, гармун?